САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

55 меңлек сертификат иясен тапты

Исегезгә төшерәбез, хөрмәтле дуслар: без 2023 елның икенче яртыеллыгы өчен «Сарман», «Новый Сарман» газеталарына язылучылар арасында призлар уйнаткан идек.

Очраклы сайлап алу юлы белән, без җиңүчеләрне ачыкладык. Кичә матбугат үзәгенә чакырып, аларга бүләкләрен тапшырдык. Мәгълүм булганча, 55 меңлек сертификатка Петровский Завод авылында яшәүче Франгиза Садертдинова лаек булды. «Сарман» газетасының бер полоса бәясе әнә шул чаклы булуын исәпләсәк, җиңүчебез ярты ел дәвамында газетада бер битлек материал бастыруга хокук алды. Бу кемне дә булса юбилее, башка төрле сәбәп белән уңаеннан котлау, язма урнаштыру мөмкинлеге, дигән сүз. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев витаминлы кәрҗингә лаек булды. Нәкъ менә уңыш белән бәйле өлкәдә эшләвен исәпкә алсак, приз аңа аеруча килешә. Бер тартма ярма иясе Сирина Гыймазетдиновага да бүләге ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев