Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

500 мең сумлык грант: Татарстанда технологик проектлар өчен вебинар узачак

14 июльдә сәгать 11:00дә «Ел инновациясе 2026» практик вебинары башлана. Анда катнашучылар 500 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлеген өйрәнәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Чара авторларга, IT-өлкәдә эшләүчеләргә һәм технологик бизнес хуҗаларына файдалы булачак. Вебинарда Татарстан Инвестиция-венчур фондының сәнәгать предприятиеләре һәм стартаплар өчен ярдәм кораллары, Сәнагәтьне үстерү фондының максатчан льготалы кредитлары, технологик эшмәкәрлек платформасы мөмкинлекләре, мәктәп һәм студент проектларын хуплау турында сөйләячәкләр.

Шулай ук «Ел инновациясе 2026» конкурсы тәкъдим ителә. Катнашучылар үз проектларын конкурска ничек әзерләргә икәнен белә алачаклар, оештыручыларга сораулар бирәчәкләр.

Вебинар модераторы – ТР Инвестиция-венчур фондының үсеш проектлары секторы башлыгы Ксения Будаева. Спикерлар: Сәнагәтьне үстерү фондының баш инвестиция менеджеры Римма Шакирова, баш инвестиция менеджеры Рәмзил Гыйззәтуллин, үсеш проектлары секторы башлыгы урынбасары Равилә Гәрәева. Алар үз юнәлешләре буенча төп мәсьәләләрне аңлатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев