5 августта Татарстанда эссе, яңгырсыз көн көтелә
Бүген республикада эссе һава торышы саклана. Гидрометеорология идарәсе хәбәр итүенчә, көн дәвамында явым-төшем булмаячак, дип яза «Татар-информ» МА.
Көндез һава +23..+28 градуска, Казанда +25..+27 градуска кадәр җылыначак. Төнлә температура +10..+15 градуска кадәр түбәнәячәк.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк, көндез урыны белән 13 метрга кадәр көчәячәк. Алмашынучан болытлылык көтелә. Район территориясендә дә шундый һава торышы саклана.
Гидрометеорология идарәсе, яңгыр булмаса да, эссе һавада су режимын сакларга, көндез ачык урыннарда озак булмаска тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев