Иртәгә, 31 июльдә, Татарстан территориясендә һава торышы кабат начарлана. Гидрометеоүзәк хәбәр итүенчә, республикада яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы фаразлана, дип яза «Татар-информ» МА.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15–18 метрга кадәр көчәячәк. Явым-төшемнәр Казанны да колачлаячак — башкалада да яшен һәм боз көтелә.
Гидрометеоүзәк гражданнарга саклык чараларын күрергә, машина йөртүчеләргә юлда сак булырга тәкъдим итә. Районда да шундый һава торышы булачак.

Фото: «Татар-информ»
Нет комментариев