САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. 
Илексаз мәктәбендә безгә бу хакта сыйныф сәгатьләрендә аңлаталар: Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителгәненә басым ясала, “кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла. Магадан, Колыма, эчке эшләр Халык Комиссариаты ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. “Халык дошманы” тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга дучар ителгәнлеге тарих битләреннән мәгълүм. 
Илебез тарихында мондый вакыйгалар бүтән кабатланмасын дип телибез. Тыныч тормышта барча гаиләләр дә бәхетле яшәсеннәр иде.
"Яшь хәбәрчеләр" түгәрәгенә йөрүчеләр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев