29 апрельдә Татарстанда көчле җил сакланачак
Татарстанда чәршәмбе, 29 апрель көнне, җилле һава торышы дәвам итәчәк. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, республика буйлап урыны белән җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр көчәюе көтелә, Казан шәһәрендә исә – 17 метрга га кадәр, дип яза «Татар-информ» МА.
Җилнең көчәюе көндезге һәм кичке сәгатьләрдә көтелә.
Моннан алдарак Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшергән иде. Ведомство, реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына яшеренмәскә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев