Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

28 июльдә Татарстанда көчле җил көтелә

Татарстан Республикасы территориясендә 28 июльдә һава торышы начарлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кичен, төнлә һәм көндез көчле яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы, шулай ук җилнең секундына 18–23 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Республиканың барлык районнарында, шул исәптән Казанда да, саклык чараларын көчәйтергә кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга түбәндәге киңәшләрне бирә:

  • реклама конструкцияләре, юл билгеләре, картайган агачлар һәм электр чыбыклары янында тормаска;

  • урамда йөргәндә бигрәк тә сак булырга;

  • балаларны караучысыз калдырмаска;

  • өлкән яшьтәгеләргә һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә игътибарлы булырга.

Авыр хәлгә эләккән очракта, бердәм ашыгыч хезмәт телефонына — 112 номерына шалтыратырга кирәк.

ГТХМ һава торышы начарланганчы кирәкле әзерлек чараларын күрергә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев