26 июньдә Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә
Иртәгә, 26 июньдә, көндез Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, һава торышы кискен начарланачак. Синоптиклар фаразлавынча, җилнең тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр җитәчәк, көчле яңгыр явуы да көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка саклык чараларын көчәйтергә тәкъдим итә. Аерым алганда, реклама щитлары, юл билгеләре, зур агачлар һәм электр чыбыклары янында торудан сакланырга киңәш ителә. Балаларны күзәтүсез калдыру куркыныч, ә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә ярдәм итү зарур.
Гадәттән тыш хәлләр очрагында бердәм ашыгыч хезмәт телефоны – 112. Министрлык барлык татарстанлыларны сак булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә иярүгә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев