21 яшьтән сатылырга тиеш!
Россиялеләрнең дүрттән өч өлеше, теләсә нинди алкоголь эчемлекне сату яшен 18дән 21гә кадәр күтәрергә кирәк, дип исәпли.
Бу күрсәткеч соңгы биш елда үзгәрешсез кала. Сәламәтлек саклау министрлыгында яңа чикләүләр кертелгән закон проекты киләсе елда әзерләнәчәк.
Законны үзгәрешсез калдыру өчен сораштыруда катнашучы-ларның 21 проценты чыгыш ясый. Социологлар, шулай ук, спиртлы эчемлекләр куллануның кире яклары турында да белешкән. Респондентлар барысыннын да ешрак аерылышуларны (44 процент), эшсез һәм тораксыз калуны (42 процент), көнкүрештә имгәнүләрне (39 процент) һәм юл-транспорт вакыйгаларын (38 процент) атаган. Сораштыруда катнашучыларның 33 проценты алкогольне җинаять-челек арту сәбәбе дип исәпли.
Спиртлы эчемлекләрнең сәла-мәтлеккә зыяны турында респондентларның 46 проценты хәбәр-дар.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев