Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

2026 елда 43 меңнән артык татарстанлы беренче тапкыр тавыш бирәчәк

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР Үзәк сайлау комиссиясенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, 2026 елның 1 июленә республикада 2 923 997 сайлаучы теркәлгән.

Аларның 33,5%ын яшьләр тәшкил итә, алга таба 43 меңнән артык яшь татарстанлы быел IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда беренче тапкыр катнашачак.

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, сайлауларда катнашу яшьләр өчен мөһим гражданлык тәҗрибәсенә әверелә. Гражданинга 18 яшь тулгач, аның алдында яңа мөмкинлекләр ачыла һәм җаваплылык арта. Тавыш бирү хокукы — шундый мөһим адымнарның берсе. Быел меңләгән яшьләр үз районнары, республика һәм бөтен ил тормышында үз урыннарын хис итә алачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев яшьләрнең электораль процессларда актив катнашуын ассызыклады. Ул яшь буынның аңлы һәм актив позициясенә өмет баглавын, алдагы сайлауларның югары активлык күрсәтәчәгенә ышануын белдерде.

Сайлау көннәрендә гражданнарга ярдәм итү өчен республикада волонтерлар корпусы формалаша. Үзәктә берничә юнәлеш каралган:

 * Волонтер-медиклар медицина учреждениеләрендә урнашкан участокларда ярдәм итәчәк.

 * Мобиль төркемнәр хәрәкәтләнүе чикләнгән сайлаучыларның гаризалары буенча өйләренә бараячак.

 * Мәгълүмат стойкалары югары уку йортларында һәм белешмә үзәгендә эшләячәк.

Иреклеләр корпусына студентлар, яшьләр оешмалары активлары кушыла. «Иреклеләрнең мәгълүмати-ресурс үзәге» АНО башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин билгеләп үткәнчә, волонтерларны әзерләү эше инде башланды. Мәгариф программасын үткән активчылар сайлаучыларга барлык сораулар буенча профессиональ ярдәм күрсәтә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев