Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

20 августта Татарстанда «ИнформУИК» проекты башлана

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан «ИнформУИК» проектын үткәрү срокларын раслады, дип яза «Татар-информ» МА.

20 августтан 15 сентябрьгә кадәр участок комиссияләре әгъзалары Казан һәм Яр Чаллыда йортларга йөреп, сайлаучылар белән очрашачак. Быел проект бары тик ике шәһәрдә генә оештырыла.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бу ысулның нәтиҗәлелеген ассызыклады: шәхси әңгәмәләр вакытында кешеләр сайлаулар турында тулы мәгълүмат ала, сорауларын бирә һәм тавыш бирү сервислары белән таныша ала. Проектта 10 территориаль һәм 609 участок комиссиясе катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев