Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 17 июль көндез һәм 18 июльгә каршы төндә республикада көчле яңгыр, яшен, боз, шулай ук секундына 20 метрга кадәр җил булуын кисәтә. Явым-төшемнең айлык нормадан 30-100 проценты көтелә, иң күбе – көньяк районнарда, дип яза «Татар-информ» МА.
Халыкка реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре һәм электр линияләре янында автомобиль калдырмаска, биналар стенасы янында басып тормаска, тәрәзәләрне нык итеп ябарга тәкъдим ителә. Яңгырлы һавада йорттан чыкмаска, балаларны караучысыз калдырмаска киңәш ителә.
Ашыгыч хәл булса, 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Нет комментариев