16-22 февраль көннәрендә 10 татарстанлы алкоголь белән агуланган
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, атна эчендә химик матдәләр белән агуланучылар арасында балалар һәм үсмерләр дә бар.
Ведомствоның рәсми мониторинг мәгълүматларына караганда, 2026 елның 16 февраленнән 22 февраленә кадәр республикада химик этиологияле үткен агулануның 55 очрагы теркәлгән. Гомуми саннар эчендә алкоголь һәм составында спирт булган сыеклыклар белән агулану очраклары аерым урын алып тора — хисап атнасында мондый матдәләрдән 10 кеше зыян күргән. Шул ук вакытта барлык очракларда да алкогольнең кайда сатып алынуы билгесез калган.
Ведомство статистикасы буенча, зыян күрүчеләр арасында ир-атлар күпчелекне тәшкил итә (61,8%), хатын-кызлар өлешенә 38,2% туры килә. Балигъ булмаганнар арасындагы хәлләр аеруча борчу тудыра: агуланучыларның 20% — балалар. Бу очраклар өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында куркыныч матдәләрне ялгыш куллану нәтиҗәсендә булган. Тагын 3,6% зыян күрүчеләр — үсмерләр.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, очраклы агулануларның яртысына якыны (47,7%) исерергә теләү аркасында килеп чыккан, ә 38,1% очрак матдәләрне ялгыш кабул итү белән бәйле. Аңлы рәвештә агуланулар арасында үз-үзенә кул салу омтылышлары һәм исертү максатында куллану очраклары тигез бүленгән — һәркайсы 50%.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев