Киләсе көнне республика территориясендә үзгәрүчән болытлылык көтелә. Гидрометеоүзәк хәбәр итүенчә, көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исә торган җилнең тизлеге секундына 7–12 метр тәшкил итә, ә кайбер районнарда ул 17–22 метрга кадәр артырга мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.
Иртәнге сәгатьләрдә томанлану ихтимал. Көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы фаразлана. Әлеге күренешләр нигездә республиканың аерым төбәкләренә кагылачак.
Һава температурасы көндез +22..+27 градус тирәсендә була, иң югары күрсәткечләр көньяк районнарда көтелә.
Районда да шундый һава торышы булачак.
Нет комментариев