12 июль - җәйнең ярты чиген билгеләүче Питрау көне
Җәмгыять

12 июль - җәйнең ярты чиген билгеләүче Питрау көне

-

Татарстан территориясендә керәшеннәр яшәгән барлык районнарда да уздырыла, мөһим йола-бәйрәмнәрнең берсе булып тора Питрау бәйрәме.

Бу көн — Иван Купала бәйрәмнәре тәмамланып, җәйге туйлар чоры башлану, яз белән хушлашу, беренчел чүп утау һәм печән өстенә әзерлек көне. Питрау — ул табигатьне олылау, биргәннәренә рәхмәт уку, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук алда торган олы һәм җаваплы эшләр — урак өсте алдыннан ял итеп алу да. Бәйрәм ике-өч көн дәвам итә.


Нет комментариев