САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

1 февральдән бала тугач бирелә торган түләү артачак

2026 елның 1 февраленнән бала туганда бирелә торган 1 тапкырлы түләү 5,6% ка артачак.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Татарстан халкы 28,5 мең сум ала алачак — бу элеккегә караганда якынча 1,5 мең сумга күбрәк. Түләүгә хокук, ата-ананың кеременә һәм статусына карамастан, барлык гаиләләргә дә бирелә. Ике яисә өч бала туган очракта, акча һәр сабый өчен түләнә.

Түләүне шулай ук уллыкка алучылар, опекуннар һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар да ала ала. Аерым очракларда алар өчен югарырак суммалар каралган. Мәсәлән, инвалид баланы, 8 яшьтән өлкәнрәк баланы яисә берничә бертуганны уллыкка алган өчен 1 февральдән 217 мең сум алырга мөмкин.

Бу ярдәм чарасы «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев