.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе 1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә кирәклеге турында искәртә.
Салымнарны түләү авыр түгел, бу эшне кнопкага бер басу белән дә башкарырга мөмкин. Аларны Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Физик затлар өчен шәхси кабинет”, “Физик затларның салымнары” мобиль кушымтасы аша, шулай ук “Салымнар һәм пошлиналар түләү” сервисы ярдәмендә башкарырга мөмкин.
ФОТО:https://ru.freepik.com/
Нет комментариев