Әлеге хәбәрне «Татмедиа» җәмгыятенең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов җиткерде. Чөнки, аның сүзләренә караганда, радиода бер интонациядәге текстны 3-5 минуттан да артык тыңлавы авыр.
«Халыкның нинди әсәр тыңлыйсы килүе турында социаль челтәрләрдә сораштыру үткәрергә мөмкин. Тик шунысын истә тотарга кирәк: радиода чын мәгънәсендә тыңлаучыларны кызыксындырырдай, бүгенге көн кадагына суга торган текстлар яңгырарга тиеш», — ди ул.
Аның сүзләренчә, «Ак чәчәкләр» романыннан өзекләрне дә радио өчен яраклаштырылган рәвештә яңгыратырга мөмкин. «Ул, кайчан укысаң да, актуаль. Билгеле, аны тулысынча сөйләп чыгып булмый, чөнки радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлавы авыр, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел. Әмма әлеге текстка музыкаль паузадан соң кабат әйләнеп кайтырга мөмкин», — диде радио җитәкчесе.
Нет комментариев