Талпаннар сезоны: Татарстанда кадалу очраклары сизелерлек кимегән
Татарстанда талпаннар активлыгы әле дә дәвам итсә дә, аларның кешегә кадалу очраклары узган елга караганда 30% ка кимегән. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Ведомство вәкиле билгеләп үткәнчә, талпаннар сезоны октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлегә республикада эпидемиологик вазгыять тыныч. Быел 6 792 кешегә талпан кадалган (узган елның шул чорында бу күрсәткеч 8 926 очрак тәшкил иткән иде).
Статистика күрсәткәнчә, 85% очрак табигатьтә ял иткәндә, урманда, яшел зоналарда була. Республикада талпан боррелиозының 13 очрагы теркәлгән, талпан энцефалиты очраклары исә читтән килүчеләр арасында гына күзәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев