Табиблар авырулардан саклану чаралары турында кисәттеләр
Җәй җитү белән, балалар арасында төрле бәхетсезлек очракларына юлыгу һәм травмалар алу, шулай ук инфекцион авырулар ихтималы арта.
Боларны булдырмау максатыннан, район үзәк хастаханәсе табиблары балалар коллективларында булалар һәм саклану чаралары турында сөйлиләр. Йогышлы авырулар табибы Зөлфия Саликова һәм табиб-эпидемиолог Илүс Вахитов «Старт» спорт мәктәбе базасында оештырылган «Олимпия өметләре» лагеренда булып, балалар алдында чыгыш ясадылар һәм аларның сорауларына җаваплар бирделәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев