Беренче катлам. Камыр өчен. - 1,5 стакан он ; - 2 аш кашыгы шикәр комы ; - 100 гр.эретелгән акмай ; - 50 гр каймак ; -1 йомырка сарысы ; Ярты чәй калагы чәй содасы; Икенче катлам. Эремчекле катлам. -250. гр.эремчек ; -2-3 аш кашыгы шикәр комы ; -1 йомырка...
Беренче катлам. Камыр өчен.
- 1,5 стакан он ;
- 2 аш кашыгы шикәр комы ;
- 100 гр.эретелгән акмай ;
- 50 гр каймак ;
-1 йомырка сарысы ;
Ярты чәй калагы чәй содасы;
Икенче катлам. Эремчекле катлам.
-250. гр.эремчек ;
-2-3 аш кашыгы шикәр комы ;
-1 йомырка сарысы ;
Ваниль.
Өченче катлам. Алмалы катлам.
Ике эре алманы угыч аша уабыз. Яраткан кешегә корица салырга була.
Дүртенче катлам. Ике йомырка агын бер аш кашыгы шикәр комы белән ап- ак төскә кергәнче миксер белән күпертәбез.
Эш барышы.Майны эретеп суытабыз.Шуңа йомырка сарысы + каймак +шикәр комы +чәй содасы + он салып камыр басабыз.Әзер камырны табага кырларын бераз күтәреп кул белән җәябез. Өстенә эремчекне+ йомырка сарысы +шикәр+ ваниль белән болгатып салабыз. Тигезлибез. Эремчек эре булса иләк аша чыгару мөһим. Эремчек өстенә угычтан уылган алма салабыз. 190 градуслы кызган духовкага пешерергә куябыз. 35-40. минут чамасы пешерәм. Пирог пешкән арада йомырка агын күпертәбез. Пирог пешәргә бер 10-15 минут кала пирогны мичтән алып йомырка агын сылап чыгабыз. Яңадан мичкә куеп өсте кызарганчы пешереп алабыз. Чәй янына,я булмаса күчтәнәчкә алып барырга бик тәмле пирог була.Тәмле булып пешсен!


Нет комментариев