Мобиль поликлиникалар Татарстанда яшәүче 22 меңнән артык кешене тикшерде
Бүгенге көнгә мобиль поликлиникалар республиканың 27 районында булды, аларда 22 меңнән артык кеше медицина тикшеренүе узды.
Бу турыда үз социаль челтәрләрендә ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, каралган пациентларның 13 процентында төрле авырулар беренче тапкыр ачыкланган. Кабул итү нәтиҗәләре буенча һәр өченче кешегә өстәмә тикшеренүләр билгеләнгән, ә гомуми санның 3,5 проценты хастаханәгә җибәрелгән.
Бүгенге көндә Татарстанның ерак районнарында биш шундый күчмә медицина комплексы эшен дәвам итә. Авыл халкы өчен профилактик караулар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында диспансеризация чаралары буларак үткәрелә.
Районнарда яшәүчеләргә квалификацияле ярдәмне республиканың әйдәп баручы клиникалары белгечләре күрсәтә: РКБ, МКДЦ, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе, Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе, һәм Әлмәт күппрофильле хастаханәсе табиблары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев