Грипп сезонында кемнәргә вакцинация ясату аеруча мөһим?
Сәламәтлек саклау

Грипп сезонында кемнәргә вакцинация ясату аеруча мөһим?

«РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мәскәүнең 220 нче поликлиникасы баш табибы Анна Косенкова гриппка каршы вакцинацияне беренче чиратта кемнәргә ясатырга кирәклеген аңлатты.

Грипп сезонында вирусны авыр кичерү һәм җитди катлауланулар куркынычы булган пациентларга прививка ясату тормыш өчен мөһим.
Грипптан прививка ясатырга тиешле төп төркемнәр:
* Хроник авырулары булган кешеләр: үпкә, йөрәк-кан тамырлары патологиясе, шикәр диабеты, симерү яки иммунодефицит халәтендәге пациентлар. Аларда грипп вирусы аеруча авыр уза.
* 60 яшьтән өлкәнрәкләр: яшь барган саен организмның авыруларга каршы торучанлыгы кими, шуңа күрә өлкәннәргә гриппка каршы вакцинация ясату зарур.
* Йөкле хатын-кызлар һәм балалар: Милли профилактик прививкалар календаре нигезендә аерым игътибар һәм саклану таләп итүче төркем.
* Социаль һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе эшчеләре: көн саен зур кешеләр агымы белән элемтәдә торучы медицина хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, сәүдә, транспорт һәм социаль тармак белгечләре.


Нет комментариев