Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Эпидемиолог Татарстанда грипп штаммнары турында сөйләде

Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, КДМУ доценты Дмитрий Лопушов республикада алдагы эпидемия сезонында гриппның нинди төрләре көтелүен аңлатты.

Аның сүзләренчә, быел өч компонентлы вакциналар составына А гриппының ике, В гриппының бер штаммы керәчәк. Дүрт компонентлы вакциналарда исә ике А гриппы һәм ике В гриппы штаммы булачак.

Эпидемиолог билгеләп үткәнчә, вакциналар өчен штаммнарны сайлау көньяк ярымшарда теркәлгән авыру очракларына анализ нигезендә башкарыла. Шуңа күрә алар төньяк ярымшарда да таралачак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы үз тәкъдимнәрен биргән инде, ә хәзерге вакытта актуаль штаммнарга каршы вакциналар әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев