Энтеровирус инфекциясен профилактикалау буенча кайнар линия эшли башлады
Татарстанда энтеровирус инфекциясенең таралуын булдырмау максатыннан, Роспотребнадзорның республика идарәсе гражданнар өчен махсус консультация хезмәте оештырды. Кайнар линия 2026 елның 27 июленнән 7 августына кадәр эшли, дип яза «Татар-информ» МА.
Бу чорда теләгән кеше инфекцияне профилактикалау, авыру билгеләре, вирусның таралу юллары һәм саклану чаралары турында белгечләрдән квалификацияле җавап ала ала.
Роспотребнадзор идарәсендә билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр барлык сорауларга җентекле аңлатма бирергә әзер. Мөрәҗәгать итү өчен түбәндәге телефоннар эшли:
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе: 8 (843) 222-84-31 (эш көннәрендә 9:00–12:00 һәм 12:45–18:00, җомга көнне 16:45 кадәр)
Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге: 8 800 555-49-43 (эш көннәрендә)
Ведомство гражданнарны саулыкларына игътибарлы булырга, авыруның беренче билгеләре күренгәндә табибка мөрәҗәгать итәргә, шулай ук балаларның гигиенасын күзәтергә тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев