Татарстанның дәвалау учреждениеләренә талпан кадалу сәбәпле 5881 кеше килгән. Шул исәптә 1253 бала, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Иң күп талпан тешләве Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәт районында яшәүчеләр арасында теркәлгән.
10 очракта талпан боррелиозы ачыкланган, өч очракта исә талпан энцефалиты – алар ял вакытында Чиләбе, Кемерово өлкәләрендә һәм Новосибирскида зарарланган килүчеләр.
Нет комментариев