Язылу бүләк ит!
Бу мөһим

Язылу бүләк ит!

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләрне «Язылу бүләк ит-2018» акциясендә катнашырга чакыра. Акция кысаларында Татарстанның танылган шәхесләре газета-журналларга үзләре генә язылып калмыйча, туганнарын, якыннарын яздыралар, балалар йортларына, ветераннарга, социаль учреждениеләргә язылу бү-ләк итәләр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, акциягә кушылып, Татарстандагы барлык интернат-йортларга подписка бүләк итте. Узган абунә кампанияләрендә акциянең почетлы катнашучылары арасында...

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләрне «Язылу бүләк ит-2018» акциясендә катнашырга чакыра. Акция кысаларында Татарстанның танылган шәхесләре газета-журналларга үзләре генә язылып калмыйча, туганнарын, якыннарын яздыралар, балалар йортларына, ветераннарга, социаль учреждениеләргә язылу бү-ләк итәләр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, акциягә кушылып, Татарстандагы барлык интернат-йортларга подписка бүләк итте. Узган абунә кампанияләрендә акциянең почетлы катнашучылары арасында министлар, ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы де-путатлары, танылган сәнгать эшлеклеләре һәм спортчылар бар иде.

Акция старт алганнан бирле муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да анда катнаша. Хөрмәтле ра-йондашлар! Без сезне район газетасына 2018 елның беренче яртысына яки ел буена әти-әниләрегезне, ту-ганнарыгызны яздырырып, акциянең почетлы катнашучылары булырга чакырабыз.

фото һәм материал редакция архивыннан


Нет комментариев