Сарман урамнарында халык күренми
Бу мөһим

Сарман урамнарында халык күренми

Мәгълүм булганча, коронавирус таралуына юл куймау максатларында, агымдагы елның 30 мартыннан 5 апрельгә кадәр карантин игълан ителде.

Райондашлар әлеге режимга бик җаваплы карауларын белдереп, аеруча җитди сәбәпләр булмаганда, урамга чыкмаска тырышалар. Урамнарда халык юк дәрәҗәсендә, булса да, берәм-сәрәм генә күренгәли. Оешмаларда да җитәкчеләр, дежурлар һәм җаваплы хезмәткәрләр генә эшлиләр. Тагын бер кат исегезгә төшереп, шуны хәбәр итәбез, хөрмәтле райондашлар: Пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге хезмәтләренә яки башка оешмаларга сорауларыгыз булса, аларның эш телефоннарына шалтыратып та, аларга җавап ала аласыз.


Нет комментариев