Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров райондашларны, кунакларны бәйрәм белән котлап, кыскача гына кыр эшләре барышы белән таныштырды. Терлекчелектәге, хуҗалык итүнең башка тармакларындагы эшләрнең торышына тукталды. Хезмәт алдынгылары утырган бизәлгән пар атлар, тройкалар мәйдан әйләнгәннән соң алдынгылар мәйдан уртасына уздылар. Кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуга зур өлеш
керткән игенчеләр, ел әйләнәсе ял белми эшләгән терлекчеләр, җитәкчеләр лаеклы бүләкләрен алдылар
. Алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы тәмамлануга, төп мәйдан милли уеннар, спорт ярышларында катнашучыларга бирелде. Аларда теләгән һәркем катнаша алды. Бил дә алыштылар, багана башына да менделәр, җилкәләренә сулы көянтә-чиләк салып та йөгерделәр. Чүлмәк ватучылар, капчык киеп йөгерүчеләргә, катыклы табактан тәңкә эзләүчеләргә дә, йомырка салынган кашык кабып йөгерүчеләргә дә, кул көрәштерүчеләргә дә көч биреп торучылар күп булды. Балалар мәйданында да бәйгеләр тынып тормады,
Нет комментариев