САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район язгы ташуга әзерләнә

Быелгы кыш карга саранрак булса да, язгы ташу булмас, дип әйтеп булмый.

Шуңа күрә, аңа әзерлек максатыннан, бүген – 2 март көнне район хакимиятенең утырышлар залында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең утырышы үткәрелде. Балаларны язгы ташу вакытында бәхетсезлек очракларыннан саклау чаралары турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров сөйләде. Дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Камил Ульмасколов биотермик һәм себер язвалы базлар буенча куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. Гражданнар сакчылыгы идарәсе җитәкчесе Рамил Госманов, Җәлил энергорайоны начальнигы Радис Ризатдинов чистарту корылмаларының язгы ташуга әзерлеге белән таныштырды. Шәрләрәмә авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Розалия Әхмәтшина җирлекнең әзерлеген яктыртты.
Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Альфис Мөхәммәтгәрәев алып барды, бурычлар билгеләде.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фото – район порталынна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев