Район Советының чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды
Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә районда узачак Сабантуй бәйрәме һәм укучыларның җәйге ялын оештыру турында сөйләштеләр. Киңәшмәне муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. Ул иң элек район контроль-хисап палатасы рәисе Гөлназ Хөснимәрдановага озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан район Советынын Мактау грамотасын тапшырды. Районда...
Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә районда узачак Сабантуй бәйрәме һәм укучыларның җәйге ялын оештыру турында сөйләштеләр. Киңәшмәне муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. Ул иң элек район контроль-хисап палатасы рәисе Гөлназ Хөснимәрдановага озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан район Советынын Мактау грамотасын тапшырды.
Районда милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрүгә әзерлек, чаралар планы белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова таныштырды.
2015 елда балалар һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеген һәм укучы балаларның җәйге ялын, сәламәтлеген оештыру турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, район мәшгульлек үзәге директоры Зөлфия Сафина чыгыш ясадылар. Быел 22 мәктәп яны, 7 хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк. Сәләтле балалар профильле сменаларда "Мирас", "Биосфера", "Орбиталь", "Юный десантник", "Витязь" (Туапсе), "Время, вперед" (Анапа) лагерьларында ял итәчәкләр. Сәламәтләндерү һәм профильле сменалар "Джалильский" санаторий-профилакториесендә, "Старт" чаңгы базасында, "Дружба" лагерендә оештырылачаклар. Җәйге каникул вакытында укучыларны районыбызның оешма-предприятиеләренә вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлеге дә булачак.
Киңәшмә барышында һәм ахырында Фәрит Мөнәвирович каралган мәсьәләләр буенча үзенең тәкъдимнәрен кертте, һәр укучының ялы нәтиҗәле, педагогларның ныклы контроле астында үтәргә тиешлегенә басым ясады.
Киңәшмәнең икенче өлеше үзәк Сабантуй үтәчәк Даулы болында дәвам итте. Урында тагын бер кат чаралар планы барланып, җаваплы җитәкчеләр, белгечләр билгеләнде. Соңыннан спорт, күңел ачу чаралары узачак, ял итү урыннары торышы район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин катнашында комиссион каралды, җитешсезлекләрне бетерү буенча аның тарафыннан конкрет бурычлар куелды.
Альбина Сабирова
Тулырак фоторепортажны сылтамадан узып карый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев