Аны муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. · Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш нәтиҗәләре һәм агымдагы елның язгы чакырылышына әзерлек турында Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов чыгыш ясады. · Санитар-экологик икеайлыкка әзерлек хакында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан...
Аны муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды.
· Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш нәтиҗәләре һәм агымдагы елның язгы чакырылышына әзерлек турында Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов чыгыш ясады.
· Санитар-экологик икеайлыкка әзерлек хакында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан Солтанов сөйләде.
· Карашай Саклау авыл җирлегендә эшләр торышы белән җирлек башлыгы Ришат Әхмәтшин таныштырды.
Киңәшмә барышында һәм ахырында Фәрит Мөнәвирович каралган сораулар буенча тәкъдимнәрен кертте, йомгаклап, башкарыласы эшләргә бурычлар билгеләде.


Нет комментариев