Район газетасына котлау-белдерү бирүнең дә үз тәртибе бар
Җыелышларның берсендә "Газетадагы белдерүләр соңга калган була, вакытында ала алмыйбыз, шунлыктан белдерүдә язылган чараларга бара алмыйбыз", - дигән үтенеч яңгыраган иде. Ачыкланганча, хат ташучылар газета-журналларны көнендә үк тараталар икән. Редакциядә бу хакта сөйләшү булды. Без белдерүләрне реклама бирүче кайсы көнне бастырырга дисә, шул көнне бастырабыз. Алар белдерүләрне алданрак бирәләр, чөнки...
Җыелышларның берсендә "Газетадагы белдерүләр соңга калган була, вакытында ала алмыйбыз, шунлыктан белдерүдә язылган чараларга бара алмыйбыз", - дигән үтенеч яңгыраган иде. Ачыкланганча, хат ташучылар газета-журналларны көнендә үк тараталар икән. Редакциядә бу хакта сөйләшү булды. Без белдерүләрне реклама бирүче кайсы көнне бастырырга дисә, шул көнне бастырабыз. Алар белдерүләрне алданрак бирәләр, чөнки газета укучыга соңга калып барган белдерү алар өчен файдалы түгел. Без дә соңга калган белдерүләрне кабул итмибез. Газета укучыга барып җитәчәкме-юкмы икәнлеген исәпкә алабыз. Белдерүләрнең укучы кулына соң килеп ирешүе газета вакытында таратылмаган очракта гына булырга мөмкин. Без белдерүләрне, реклама бирүчеләр белән килешеп, мөмкин кадәр тагы да иртәрәк, атна-ун көн алдан бастыруны оештырырга тырышачакбыз. Шунлыктан белдерүләр, шулай ук котлауларны реклама бүлегенә кимендә ун көн-ике атна алдан бирүегез сорала. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә - кайберәүләр кайсы да булса оешмага яки аерым кешеләргә рәхмәт сүзләрен хат белән җибәрәләр. Рәхмәт сүзләре, белдерүләр, котлаулар кебек үк, түләүле. Аларны мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең реклама бүлегенә килеп бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев