САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районда бәйрәмнәргә әзерләнәләр

Дүшәмбе көнне район Советының утырышлар залында террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча Россия Куркынычсызлык Федераль хезмәте идарәсенең Зәй шәһәре бүлеге начальнигы Андрей Пискунов катнашты һәм чыгыш ясады. 

Көн тәртибендә 30 август – Татарстан Республикасы көне, 1 сентябрь – Белем көне, 3 сентябрь – Террорга каршы көрәшкә теләктәшлек көне һәм VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм уздыру кысаларында башкарылачак эшләр барланды. Иң элек сүз район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйловага бирелде. Ул районда узачак чараларга тукталды, аларны хәвеф-хәтәрсез оештыру, үткәрү турында максатлар билгеләде. Теманы дәвам итеп, полиция начальнигы – вакытлыча эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Могыйнов чыгыш ясады. Ул югарыда телгә алынган чаралар вакытында оештырылачак саклык чаралары турында сөйләде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге начальнигы Радик Госманов сайлау участокларында, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә янгынга каршы үткәрелгән чараларны яктыртты. 

Икенче һәм өченче көн тәртипләре буенча район Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлова чыгыш ясады. Ул мәгариф учреждениеләренең террорга каршы торучанлыгы, террорчылыкка каршы оештырылган эшчәнлек турында сөйләде. Аннан сүз Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллинга бирелде. Ул җирлектә бу юнәлештә башкарылган эшләргә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев