Район халкы Альберт Хаҗиев белән хушлашты
Кичә сарманлылар – район җитәкчелеге, гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре Сарман районы ДОСААФ идарәсе рәисе Хаҗиев Альберт Минневәли улын соңгы юлга озаттылар.
Җеназага шактый халык җыелган иде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ДОСААФ бүлегенең республика җитәкчелеге вафат булган җитәкченең гаиләсе, якыннарының тирән кайгысын уртаклаштылар.
Альберт Хаҗиев гадилеге, кешелекле булуы белән халык арасында да абруй казанды. Хезмәттәшләре аны гаделлеге өчен ихтирам иттеләр. Яшь буынны тәрбияләүдә дә җитәкченең роле зур булды.
Без Альберт Минневәли улының гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Җитәкченең якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев