САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Хөкүмәт тарафыннан халыкка тәкъдим ителә торган отышлы программалар

Мини-ферма төзү өчен субсидия Яңа мал торагы салу һәм мал санын арттыруга юнәлтелә. Шарты: биш яки аннан да күбрәк баш мал асрау өчен мини-ферма төзү, аны 6 ай эчендә сафка бастыру; мал башы санын арттыру һәм аны биш ел дәвамында саклау. Субсидия күләме: ферма төзелешенең 70 процентыннан артык булмаган исәптә, мал башына карап, 200 меңнән 400 мең сумга кадәр. 2015 елдан башлап тормышка ашырыла. Шул вакыттан районда әлеге төр субсидиядән 38 хуҗалык файдаланган.

Өч яшьтән өлкән булган бия асраучыларга

Ел башына хуҗалык китабында теркәлгән малы булганнарга бирелә. Шарты: финанс елы ахырына кадәр баш санын саклау, ветеринария чаралары үткән булу. Субсидия күләме: бер баш ат башына 3 мең сум, әмма бер хуҗалыкта өч баштан да артык булмаган һәр бия өчен.  

Нәселле башмак тана һәм тана сыер сатып алучыларга

Әлеге программадан бер баш тана сатып алганда да файдаланырга мөмкин. Шарты: авыл хуҗалыгы оешмасы яки КФХ статусы булган юридик затлардан алу һәм биш ел дәвамында баш санын киметмәү мөһим. Субсидия күләме: товарлыклы башмак тана яки тана сыер өчен – 30 мең, нәселле таналар өчен 40 мең сум бирелә. Лейкоз авырулы тананы сугым пунктына тапшырган очракта һәм хуҗалыгына икенче тана алган очракта, бер баш малга 10 мең сум исәбеннән өстәмә субсидия каралган.  Бу программа буенча 2 кеше субсидия алган.

Кош-корт алу өчен

Программа агымдагы елның 1 февраленнән 1 июленә кадәр яшь кош-корт сатып алганнар өчен гамәлдә. Шарты: кош-кортны ТР авыл хуҗалыгы кошкортын үрчетү белән шөгыльләнүче юридик зат буларак теркәлгән хуҗалыклардан гына алу мөһим. Йорт кошының яше 30 көннән артмавы һәм бер хуҗалыкка 50дән 100 башка кадәр булуы зарур. Бройлер һәм үрдәкләрнең – ике, каз һәм күркә бәбкәләренең дүрт ай дәвамында баш саннарын киметмәү кирәк.  Субсидия күләме: бер баш каз яки күркәгә – 100, үрдәк бәбкәсенә – 80, бройлек чебиенә 30 сум хисабыннан бирелә. Әмма барлык чыгымнарның (транспорт чыгымнары исәпкә керми) 50 процентыннан артмаска тиеш.  Узган ел 50 кешегә 320 мең сум субсидия бирелгән.

Гаилә фермасын үстерү өчен грант

Сөт фермасы, мөгезле-эре терлек үстерү өчен ферма төзү, сарык, савым кәҗә, ит яки йомырка җитештерү юнәлешендә кош-корт фермасы, ат асрау һәм балык товарлары җитештерү фермаларын тоту өчен  кулланырга мөмкин. Конкурста катнашу вакыты: 2020 елның 8 маена кадәр. Шарты: крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләү стажы ике елдан артык булу. Грант күләме: 30 миллион сумга кадәр. Тулырак мәгълүматны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән яки ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алырга була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев