Чурашта гомер итүче Фәүзел әби хатирәләр белән уртаклашты
Рафиса Сафина 1 нче март көнне Чураш мәдәният йортында тыл ветераны Сафина Фәүзел Абдул кызы белән очрашу узды.Сафина Фәүзелнең яшьлек еллары Сугыш чорына туры килгән.
Ул тамашачыларга бу елларның нинди авыр булуы, шулай булуга карамастан белем алуга , яшәүгә омтылыш көчле булуы, үзләренең ничек тамак туйдырулары турында бик матур итеп сөйләп бирде. Фәүзел әбигә бүген 91 яшь. 40 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Ире Сафин Ләбиб Сафа улы сугыш ветераны озак еллар Ильич исемендәге колхоз председателе булып эшли. Колхозны миллионер дәрәҗәсенә күтәргән шәхес. Ләбиб абый -Ленин ордены, Почет билгесе ордены кавалеры. Очрашу җыр-бию белән үрелеп барды. Фәүзел апа бик күп сорауларга җавап бирде.Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев