Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу районда да старт алды
Бүгеннән, 1 июльдән, Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу башланды. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Закон нигезендә сан алуда катнашучыларга бирелә торган сорауларның кайберләренә алдан ук җавап әзерләү сорала: җир участокларының гомуми күләме (йорт яны участогы, кыр участогы, җир өлешләре); авыл хуҗалыгы культуралары төрләре буенча чәчүлек, җимеш агачлары, куаклары, җиләклекләр...
Бүгеннән, 1 июльдән, Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу башланды. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Закон нигезендә сан алуда катнашучыларга бирелә торган сорауларның кайберләренә алдан ук җавап әзерләү сорала: җир участокларының гомуми күләме (йорт яны участогы, кыр участогы, җир өлешләре); авыл хуҗалыгы культуралары төрләре буенча чәчүлек, җимеш агачлары, куаклары, җиләклекләр һәм башкаларның мәйданнары; терлек, кош-корт, куяннар, кыйммәтле мехлы җәнлекләр, умарталар саны.
Ә 27 июньнән Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу программасы буенча халыктан кергән сорауларга җавап бирү өчен "кайнар линия" эшли. Аның телефоны: 8-800-707-2016. Татарстанда: (843) 292-86-02, эш сәгатьләре: 8.00-18.00. Районда: 8-9083430499, 8-9083430690, 8-9083430141.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев