САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Боздан белеп йөрергә кирәк

Кыш әле яңа баш­лан­ды, ә ин­де рес­пуб­ли­ка­да боз ас­ты­на ки­тү оч­рак­ла­ры ту­рын­да хә­бәр­ләр ише­те­лә баш­ла­ды. Алай гы­на да тү­гел, алар уз­ган ел­да­гы­га ка­рый ике тап­кыр ар­тыг­рак та тер­кәл­гән. Мон­дый бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­ры бул­ма­сын өчен һәм алар­га та­ры­ган­да, ниш­ләр­гә соң? Бу уңай­дан граж­дан­нар­ны сак­лау ида­рә­се җи­тәк­че­се Ра­мил Гос­ма­нов ки­ңәш­лә­рен җит­ке­рә­без. - Бә­хет­сез­лек...

Кыш әле яңа баш­лан­ды, ә ин­де рес­пуб­ли­ка­да боз ас­ты­на ки­тү оч­рак­ла­ры ту­рын­да хә­бәр­ләр ише­те­лә баш­ла­ды. Алай гы­на да тү­гел, алар уз­ган ел­да­гы­га ка­рый ике тап­кыр ар­тыг­рак та тер­кәл­гән. Мон­дый бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­ры бул­ма­сын өчен һәм алар­га та­ры­ган­да, ниш­ләр­гә соң? Бу уңай­дан граж­дан­нар­ны сак­лау ида­рә­се җи­тәк­че­се Ра­мил Гос­ма­нов ки­ңәш­лә­рен җит­ке­рә­без.

- Бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­ры боз­да үз-үзең­не то­ту ка­гый­дә­лә­рен бел­мәү яи­сә алар­ны үтә­мәү­дән ки­леп чы­га. Боз, ике-өч ат­на то­таш сал­кын­нар тор­ган­нан соң, кур­кы­ныч­сыз­га әй­лә­нә. Тик кыс­ка гы­на ва­кыт­ка җы­лы­тып ал­ган­да да, ул көп­шәк­лә­нә, нык­лы­гын югал­та. Ке­ше үзе ге­нә 6-7 сан­ти­метр ка­лын­лык­та­гы боз­дан чы­га ал­са, төр­кем бе­лән бул­ган­да, боз­ның ка­лын­лы­гы 7-12 сан­ти­метрдан ким бу­лмаска ти­еш. Боз­ның нык­лы­гын аның тө­се­нә ка­рап бил­ге­ләп бу­ла. Ул зәң­гәр­су яки яшь­келт төс­тә икән, нык­лы, ди­гән сүз. Ә ак­сыл яки сар­гылт төс­кә ке­рү нык­лы­гын югал­ту­ны аң­ла­та. Чиш­мә­ләр чык­кан җир­дә, агым көч­ле урын­нар­да, шу­лай ук кар ас­тын­да боз юка­рак бу­ла.

Аяк ас­тын­да боз ва­ты­лып, су­га тө­шеп кит­кән­дә, иң мө­һи­ме - па­ни­ка­га би­рел­мәс­кә. Та­я­ну мәй­да­ны зур­рак бул­сын өчен, кул­лар­ны боз­га җә­еп сал­ып, кис­кен хә­рә­кәт­ләр яса­мый­ча, күк­рәк бе­лән шу­ы­шып чы­гар­га, баш­та тә­гә­рәп, ан­нан шу­ы­шып кил­гән юл­дан ки­ре­гә ба­рыр­га ки­рәк. Яр­да яки кур­кыныч­сыз җир­дә кар­га ау­нау кар­ның су­ны сең­де­рү­е­нә ки­те­рә. Ан­нан җы­лы­ну, ки­бү уры­ны ка­рый­сы бу­ла.

Әгәр сез­нең күз ал­дын­да бе­рәр­се су­га тө­шеп кит­сә, кы­ч­кы­рып, яр­дәм­гә ки­лү­е­гез­не әй­те­гез. Яны­на шу­ы­шып кы­на ба­рыр­га кирәк. Ас­ка са­лыр­га олы­рак так­та, фа­нер ки­сә­ге бул­са, ях­шы. Боз­ның кы­ры­на ук кил­мәс­кә, су­га төш­кән ке­ше­гә та­як, бау, ка­еш ише әй­бер ыр­гы­тыр­га һәм аны тар­тып алыр­га ки­рәк.

Боз­да үз-үзең­не то­ту ка­гый­дә­лә­рен үтә­сә­гез, тор­мы­шы­гыз­га кур­кы­ныч яна­мас.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев