Бүген сарманлылар Ватан Геройлары көнен билгели
2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Саба төбәгендә туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары Гали Закиров (Саба), Вәлит Хаҗиев (Оет), Зәки Хәбибуллин (Югары Утар), Иван Башкиров (Завод-Нырты), Дан орденнарының тулы кавалерлары Корбангали Тимергалиев, Габдулла Мотыйгуллин ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калды. Социалистик Хезмәт Герое Галим Шәймәрданов (Сатыш), Габделхак Галиев (Саба районы Ленин исемендәге совхоз директоры), Мөдәррис Исламгалиев (Ольяз), Гөлбикә Кәримова да – районыбызның йөз аклыгы. Илебез өчен зур эшләр башкарган герой-батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел! Алар батырлыгы мәңгелек!
Бүген районның юнармиячеләре - Сарман урта мәктәбе, гимназия һәм аграр көллият укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Үзәк мемориалга такыялар салдылар. Район хәрби комиссариаты начальнигы Дашгын Гасанов аларны геройларыбызны онытмаска чакырды, бер минутлык тынлык игълан итте.
Матеоиал: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев