Илексаз авылында яшәүче Ләззәт Котдус улы белән Зилә Әкмал кызы Хуҗиннарны район халкы берничә буын спортчылар тәрбияләүчеләр буларак беләләр.
Аларның буш вакытлары бик аз кала, диярлек. Ә андый чаклар булса, спорт остазлары табигатькә чыгарга, матурлык белән хозурланырга яраталар. Хуҗабикә бик матур гөлләр, чәчәкләр дә үстерә. Бүген, гаилә башлыгының туган көне - юбилее белән котлап, тәрәз төпләрендә помидор кызарган. Без дә спорт мәктәбе директоры Ләззәт Котдус улын тәбрик итәбез, тигез тормыш, ныклы саулык, уңыш юлдаш булуын телибез.
Нет комментариев