САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хезмәттәшебез республика конкурсында җиңү яулады

3 февраль көнне башкалабыз Казанда массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федерациясе суд системасы һәм Татарстан Республикасы судларының эшчәнлеген яктырту буенча “Фемида-2022” республика журналистлары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү татанасы үткәрелде.

Бәйге Татарстан Республикасы Судьялар советы тарафыннан республика Журналистлар берлеге һәм “ТАТМЕДИА” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә игълан ителде һәм быел ул 15 нче тапкыр уздырылды.
“Сарман” газетасы баш мөхәррире урынбасары Шәрипова Зөлфия Әнвәр кызы бәйгенең “Иң яхшы публикация: кече массакүләм-мәгълүмат чаралары арасында суд репортажы” номинациясендә җиңүче дип танылды. Хезмәттәшебезне зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев