САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Шыгай авылы кызы «Большая Перемена» Бөтенроссия конкурсының ярымфинал этабына үтте

-

Шыгай авылы кызы, Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, Галиева Азалия чираттагы тапкыр «Большая Перемена» Бөтенроссия конкурсының ярымфинал этабына үтте. Ул август аенда Пермь шәһәрендә узачак. 

«Большая Перемена» – Россиядә балалар һәм яшүсмерләр өчен иң масштаблы проект. Ул гомуми белем мәктәпләренең 1-10 нчы сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен үткәрелә. «Большая Перемена» Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. 2021 елдан конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Традицион фән олимпиадаларыннан аермалы буларак, «Большая Перемена» конкурсында академик өлгереш түгел, ә хәзерге дөньяда балалар һәм яшүсмерләргә кирәк булачак күнекмәләр бәяләнә – командада эшли белү, зур күләмдә мәгълүмат белән эшләү, катлаулы ситуацияләрдә стандарт булмаган чишелешләр табу, иҗади фикерләү һәм оештыру сәләте.

Азалиянең бу конкурста катнашу тәҗрибәсе зур, ул конкурста 2021 елдан бирле катнаша. Ул 2022 елда Кырымда узган финалга чыкты һәм «Артек» балалар лагеренда ял итү мөмкинлеге белән Санкт-Петербургка юллама отты. 2023 елда ул Түбән Новгород шәһәрендә ярымфинал этабында катнаштып, Мәскәүгә юллама отты.

2024 елда «Большая Перемена»ның 5 нче юбилей сезонында бөтен илебездән 3,5 миллион кеше катнашты. Ярымфинал этабына 6 000 кеше үтте. Катнашучылар, шул исәптән безнең район кызы Азалия, үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтеп, 1500 кеше арасында финалга чыгу өчен көрәшәчәкләр. Азалияга уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев