Сөләймановлар ярты гасыр тигез гомер итәләр
Сарманда яшәүче Галинур Газизҗан улы белән Земфира Кыям кызы Сөләймановларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, гаиләләренең алтын юбилее белән тәбрикләп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды.
Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да изге теләкләрен җиткерделәр.
Берсе – СМУ оешмасында төзелештә, икенчесе халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүдә эшләгән пар 3 бала тәрбияләп үстергән. Уллары Ленар бүгенге көндә хәрби операция зонасында ил сагында тора. Аның исән-имин кайтуын, гаиләгә түземлек теләделәр җитәкчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев