Сабантуйлардан алган матур тәэсирләр әле һаман күңелләрдән китми.
Бигрәк тә – төрле ярышларда җиңү яулаучы егет һәм кызларыбыз. Район Сабан туеның тагын бер актив катнашучысы, кул көрәше буенча чемпионы – Сарман егете Рөстәм Сабиров.
– Сабан туйларда ел саен катнашам. Инде егерме елга якын кул көрәше буенча 80 килограммга кадәрле үлчәүдә беренче урынны алып киләм, – ди ул.

Быел ул сарманлыларны тагын бер матур җиңүе белән сөендерде. Аңа киләчәктә дә исәнлек-саулык, көч-куәт һәм уңышлар телибез!
Нет комментариев