САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре өчен күп реформалар авторы Петр I гә бурычлы. Нәкъ менә ул 1722 елның 12 январендә генерал-прокурор вазифасын булдыра.

Шул көннән башлап, прокуратура органнарының елъязмасына нигез салына. Ә район прокуратурасының чишмә башы район төзелгән елларга барып тоташа. 1930 елның 10 августында Бөтенсоюз Үзәк Комитеты карары белән Татарстан Республикасында 46 район, шул исәптән Сарман районы да төзелә. Районның беренче прокуроры Мөхәммәт Галимов була. Аннан соңгы елларда берничә тапкыр район исеме, чикләре үзгәртелә. Җитмешенче елларда биредә Харьков юридик институтын Кафил Әмиров прокуратура тикшерүчесе сыйфатында хезмәт юлын башлый. Соңыннан ул күп еллар республика прокуратурасын җитәкли. 
Прокуратура законнарның үтәлеше сагында тора, җинаятьчелеккә каршы көрәштә барлык хокук саклау органнарының эшчәнлеген көйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев