САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Миргали абый дусларын җыйды +ВИДЕО

Бүген – 10 февраль көнне Азалак авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Заһиров Миргали Заһир улына 90 яшь тулды.

  • Миргали абый гомер буе күмәк хуҗалыкта тырыш хезмәт куя, тормыш иптәше Фәүзия апа белән үзләре кебек уңган-булган өч кыз үстерә. Хәзерге вакытта җәмәгате белән балаларының игелекләрен, 5 оныгы һәм 4 оныкчыкларының куанычларын күреп яши.
    Миргали абыйны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, район җитәкчелеге исеменнән матур теләкләрен җиткерде. Юбилярны истәлекле бәйрәме белән шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, Азалак авылы мәчете имам-хатыйбы Билал абый Сәгъдиев, якыннары Вәзир абый, Флера апа һәм башкалар котладылар, җылы теләкләрен юлладылар.
    Әле бүген дә җор телле, шат күңелле, тынгысыз Миргали абый турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
    Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев