Мәдинә апаны 90 яше тулу уңаеннан зурладылар
Бүген Илексаз авылында гомер итүче Закирова Мәдинә Гәрәй кызына 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев