САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлыйбыз

Кормаш авылында яшәүче Миңнегалиевлар тимер туйларын бәйрәм иттеләр

Гомәр һәм Мәдинә Миңнегалиевларның гаилә корып яши башлауларына быел 65 ел тулды.

1 апрель көнне үк алар яшәгән йорт балалар, онык-оныкчыкларның шат авазларыннан гөрләп торды. Бүген, 3 апрель көнне, юбилярларны Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова тәбрикләделәр, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Сәрия Хәлиуллина, авыл фельдшеры Резедә Гайнетдинова да матур теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев