Каләмдәшебезнең гомер бәйрәме
Бүген – Чукмарлы авылында яшәп иҗат итүче каләмдәшебез Фәрхиев Хәмбәл Габдрахман улының (Нур Сәед) 80 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Хәмбәл абый! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, шатлык-куанычлар белән тулы бәрәкәтле гомер телибез. Киләчәктә дә якыннарыгызның кадер-хөрмәтен күреп, Гайнифә апа белән тигезлектә озын гомер кичерегез. Килер көннәрегез матур, күңел күгегез һәрчак аяз булсын, иҗат чишмәләрегез тулып аксын.
Тагын бер ел өстәлсә дә сезгә,
Ул ел сезне тагы яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзегезгә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сезне беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтскен сезне кайгы-хәсрәт,
Йөзегездә булсын куану.
Ихтирам белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев